Туган авылым минем Арсланым!
Сагынып кайтам кайда йөрсәмдә,
Күңелемнән һичтә чыгаралмыйм
Матур җирләр бик күп күрсәмдә.
Туган җирнең җилләре дә йомшак,
Үләнедә хәтфә, хуш исле,
Чишмәсеннән иелеп сулар эчсәм
Мин үземне тоям бик көчле!
Монда минем тирән тамырларым!
Әби-бабам монда күмелгән,
Һәр басуда, йөргән сукмакларда
Әтием-әнием тире түгелгән.
Өч гасырга якын Арсланым
Күпне күргән, күпне кичергән,
Ничә буын халкын бөек итеп
Җиргә гашик итеп үстергән.
Туган кеше тырыш хезмәт белән
Кора килгән ныклы нигезен,
Арсланым, уңган халкың белән
Тирә якта һәр чак данлы син.
Арсланым! Иркен басуларың,
Чиксез ялан тирә ягыңда,
Урманнарың, буа, чишмәләрең
Барысыда синең яныңда.
Үрә басып барсын каршы ала
Тау башында горур чыршылар,
Озатып калган зифа каеннарны
Җырга салды бик күп җырчылар.
Арсланым! Тарих китабыңны
Эч пошканда кат-кат актарам,
Көч җитмәстәй эшләр башкарганда
Әти-әни җырын башкарам.
Моңлы җырлар, бөек эшләр кала
Маяк булып килер буынга,
Ничә гасыр халкын туган авылым
Барсын җыя бер үк урынга.
Гузалия Габдулкадировна Ганеева.
25 июля 2024г.
Ата-бабалы кеше - тамырлы имән