Координаты:
54.653553, 54.399620
село Арсланово
Буздякский район
Республика Башкортостан

Стихи Раиля Усмановича Нафикова

Арысланым

Арысланга кайткан чакта
Турҗы тавы ала каршылап
Чыршылары сакчы кебек
Усә Арысланны ышыклап

Арысланым минем авылым
Уйларымның изге юлдашы
Гөмеремнең тәуге сыенуы
Озын юлның башлау ноктасы

Илем буйлап дан тоталар
Арысланда туган егетләр
Купме килен булып төшкән
Арысланда ускән сылулар

Арысланның саф хавасы
Челтрәп аккан инеш сулары
Куңелләрне моңга тутыра
Һәр йөрәктә ильхам уята

Арысланның салкын чишмәләре
Ләззәт бирә эчсәң тәннәргә
Килегез сез безнең авылыбызга
Булырсыз сез гашыйк аңарга!

 

Башкортостанның Буздәк районы Арыслан авылында яшәгән, куршем Загретдинов Динар Ямгетдин улы истәлегенә.

Арысланның иң көчлесе

Сабан тагып К-700-ка
Чәчүләргә Динар җир сөрде
Тырышлыгын куеп көне-төне
Дым китмәскә җирне тырматты

Язгы басуларга чәчкеч тагып
Иген чәчте Динар ашкынып
Яз көненең кәдерлеген белеп
Килер уңышларга ышанып

Яз эшләре бетеп Сабантуйга
Ял итәргә халык җыена
К-700-тын куеп суынырга
Мунча керә Динар, хәл җыя

Энекәше Зинур тоткан данны
Югалтасы килми авылда
Исән чакта Зинур Сабантуйда
Гел җиңүче иде көрәштә

Урман яланына, Сабантуйга
Халык килгән бәйрәм итәргә
Авылдашлар кайткан Сабантуйга
Туганнарын куреп китәргә

Сабантуйда Арысланнар, Богадылар
Шланлыкулләр, Йолдызлылар
Узәнлеләр, Иштирәкләр
Ленин исемен йөрткән колхозчылар

Кемдер җырлый, кемдер бий
Куңел ача халык бәйрәмдә
Сабантуйның һәр бер почмагында
Узенә күрә кызык тамаша

Катык табагына башын тыгып
Кемдер эзли тиен төбеннән
Кемдер йөгерә капчык киеп
Гер күтәрә ирләр ярышып

Ат чабышы авыл данын яулап
Чүлмәк вата кемдер күз бәйләп
Шома баганага берәү менә өстен чишенеп
Чиратлашып җырлый халык, сәхнә басып

Сабантуйның көрәш мәйданында
Теләгәннәр көчен сынаша
Ирләр көрәшенә халык җыела
Динар көрәшкәнне күреп калырга

Иң көчлеләр калды көрәш мәйданында
Динар белән Рәуф көрәшә
Динар өчен Арысланнар җанатканда
Рәуфне Иштирәкләр кызып яклаша

Рәуф кыза, Рәуф ярсына
Динар көчле, таза гәүдәгә
Рәүф шулай ярсынганда
Тастымалын Динар чамалап кыскарта

Динар өчен Рәуф авыр түгел
Бер күтәреп кенә аны бәрәсе
Рәуф җитез авыр булмасада
Көрәшнеңдә белә хәйләсен

Тастымалын Динар әзрәк бушайтуга
Билен кысам диеп Рәуф омтылуга
Динар аркылы очты чирәмгә
Динар җиңде, тәкә Динарга!

Гәйләсенең Динар данын югалтмады
Купме Сабантуйда тәкә алды
Арысланның иң көчлесе булды
Загретдинов Динар Ямгетдин улы!

Кемдер җырлый авыл урамында

Җәйнең матур җылы кичендә
Эшләр бетеп йоклар чагында
Кемдер җырлый авыл урамында
Моң агыла, рәхәт куңелгә

Егет килгән кызы кырына
Утырырга капка төбендә
Кугәрченәр кебек алар гөрләшә
Җырны тыңлап яшләр серләшә

Сандугачта парын яратып
Җырга кушлып сайрый бакчада
Җәй кичендә кошлар шатлана
Кош баласы канат чыгара

Ат көтүэ җәйге болында
Улән чупли язгы колында
Кемдер җырлый авыл урамында
Баш кутәреп тыңлый атыда

Кеше җырлый, кеше моңлана
Рәхәт аңа яшәу дөньяда
Шатлансада, кайгырсада
Кеше җырлап узен юата

Өметләнә кеше килер көнгә
Иманы бар аның куңлендә
Кемдер җырлый авыл урамында
Җырла кеше, җырла, туктама…

 

Башкортостанның Буздяк районы, Арыслан авылының Яңа урамында яшәгән Маннанов Батыр абзый истәлегенә.

Без ускәндә Батыр абзый
Сугыш уткән олы кеше
Гәди генә, тапкыр сузле
Өй аралаш курше иде

Батыр коесы

Борынгыдан Арыслан халкы
Су эчмәгән коедан
Авылдашлар иренмәгән
Су ташыган чишмәдән

Кое диеп халык исем кушкан
Батыр ачкан чишмәгә
Бездә шунда уйнап устек
Сулар эчеп чишмәдән

Усмер чакта шуннан суны
Ташый идек фляг тутырып
Кемдер атлар җигеп, кемдер җәяу
Чират торып, кызлар кузәтеп

Батыр коесыннан сулар ташу
Безнең куңелләрдә матур истәлек
Купме кеше шуннан сулар эчкән
Купме туйлар килен төшергән

Безнең гөмер сулар кебек
Ага алга, еллар яңартып
Татлы, чиста булсын гөмер
Батыр коесы кебек

 

Башкортостанның Буздәк районы Арслан авылында сабый чакта бергә ускән, сабакташым Айрат Хабиров Мусавир улы истәлегенә!

Сабакташым, дустым Айратка!

Айрат дустым, авылдашым
Бик тәртипле, дөрес сузле
Бергә уйнап ускән сабакташым
Сабый чакта якын сердәшем

Мин мәктәпкә барган чакта
Каршы килә иде миңа ул
Бергә бара идек, кайта идек
Укып беткәч көндез мәктәптән

Еллар уткәч кенә искә төшә
Айрат әйткән дөрес сузләре
Зурлар кебек фикер итә иде
Әлдә истә аның сузләре

Без тыңлайбыз җырның көйләрен
Айрат тыңлай иде сузләрен
Яш булсада, аның фикерләрен
Олы кешегәдә иде отарлык

Гөмер шулай безне таратты
Төрле җиргә, төрле якларга
Олы яшкә җиткәч кенә мин аңладым
Шундый дустымны мин югалттым!

 

Арыслан авылына сагыну такмаклары

Турҗы тауга кайтып җитсәң
Арыслан куренеп тора
Чишмәләре, тугайлары
Шатланып көтеп тора

Куп йөрсәмдә чит якларда
Арыслан чакырып тора
Туып үскән якларымда
Искә төшеп тик тора

Арысланның буасында
Пар аккошлар йөзәләр
Безнең яшлек шунда утте
Рәхәт иде дөньялар

Әледә без зарланбмыйбыз
Менә дигән тормышлар
Арысланны онытмайбыз
Анда безнең нигезләр

Умарталык тау битендә
Бал кортлары бал җыя
Арысланда яшәгән чак
Нәк язгы умырзая

Арысланда дурт урам
Куп кеше безгә туган
Сабакташлар, дусларым
Барсыда шунда туган

Өч урамның уртасында
Ур дигән күл бар иде
Хоккей уйнап устек шунда
Коньки бәйләп пыймага

Безнең ындыр артында
Өянкеләр усәләр
Шунда бәбкә саклап устек
Куыш ясап чыбыктан

Арысланның бер башында
Щука куле әлдә бар
Тота идек шунда чуртан
Блесна ясап калактан

Тирә якта дан тота
Арысланның буасы
Бездә шунда балык тотык
Әткәй килеп алганчы

Инешләрнең ар ягында
Ат абзары бар иде
Усмер чакта атлар илтү
Безгә зур шатлык иде

Без укыган мәктәпнең
Калган тик тирәкләре
Шул мәктәптә белем алды
Купме авыл баласы

Тирәнкулның чишмәсеннән
Безнең авыл су эчә
Арысланым син ямлесең
Җылы җәй иртәсендә

Богадыдан Арысланга
Биш чакырым кайтасы
Шуннан җәяү кайтыр идем
Сагындырды карачы

Шунда тудым, шунда үстем
Чыгып киттем чит җиргә
Сине сагынап кайттым әле
Арыслан тагын сиңа

 

Әнкәй керде бүген төшемә

Әнкәй керде бүген төшемә
Баш яулыгын ябкан чәченә
Билләренә буып аляпкычын
Ашыкмыйча нидер пешерә

Өнемме бу әллә төшемме
Әнкәм минем куптән мәрхум дип
Куңелем белән шулай сөйләшәм
Төшемдә мин шулай саташам

Оныткандыр мине дигән кебек
Әллә Әнкәй искә төшерә
Әллә җаным Әнкәемне сагнып
Төшләремдә куреп җуана

Сорауларга җавап табалмасам
Әнкәй керә төшкә шул чакта
Я елмая эндәшмичә генә
Кырыс карап куя кайчакта

Онытмадым Әнкәй сине диеп
Кешеләргә хәер өләшәм
Кер син Әнкәй ешрак төшләремә
Куңелемдә гел син янәшә

 

Миндә чыктым пенсиягә

Басып торам, утрып торам
Кайчакта ятып торам
Пенсиядә эш югына
Әзрәк аптырап торам

Пенсиядәмне белсәмдә
Мин узем иртә торам
Эшкә барасы булмагач
Мин әзрәк ятып торам

Ә тышта кышкы буран
Юлларны басып куйган
Эшкә барасы булмагач
Эчтән шатланып куям

Шалтыраса телефон
Әзерәк куркып куям
Эштә тугелемне белеп
Уземне рәхәт тоям

Шаяртып кына язам мин
Өйдә эшләр муеннан
Пенсияга чыккач дуслар
Бигрәктә рәхәт икән

Ашыкмыйча гына эшлим
Ял итәмен арысам
Бер кем сине ашыктырмый
Кайчан кирәк чәй эчәм

Тукайда бит шулай язган*
Исегезгә төшерәм
Вакытында күп эшләсәң
Рәхәт булыр картайсаң
16.01.2023

*Эшкә өндәү
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад**.
Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Габдулла Тукай
1911
**Иҗтиһад — тырышлык

 

Әллә кем булма

Шуларның балалары туган икән
Диеп сөйләшәләр шундый авылда
Тегеләрнең балалары әйбәт укый икән
Боларныкы икән тәртипсез

Аларга бит кемдер ярдәм иткән
Бу өйләрен салып керергә
Балалары шунда укып йөри икән
Берәр кеше иткәндер ярдәм

Шул кешенең эшләре бик әйбәт
Танышлары куп шул ди гәйбәт
Ул хәтлегә аның башы җитмәс
Без булдырык иде остарак

Кеше шулай сөйли диеп
Уз юлыңнан бердә тайпылма
Куңелең кушса шулай эшлә диеп
Шулай эшләп кешеләрне кимсетмә

Шулай эшләп гөмерең яхшы булса
Шундый урләргә дә син менсәң
Шундый кеше икән диеп мактасынар
Кемдер икән диеп йөрегән кешеләр

Бу дөньяга һәр кем тигез булып туа
Уз язмышы белән алга ашыла
Нинди дәрәҗәдә булсаңда син
Әллә кемнәр булып йөремә!

 

Сөйли белмим

Сөйли белмим матур итеп
Артистлар сөйләгәнчә
Төшләремдә сөйлим матур итеп
Өннәремдә калам аптырап

Нинди генә матур итеп уйласамда
Сөйләп биреп булмый өздереп
Дөрес итеп уйлар уйласамда
Аңлата алмыйм, сөйли белмим ич!

Фикереңне дөрес әйтәлмәссең
Кеше ничек тәвсир итәр дип
Сөйләттерми кеше арасында
Җаным минем никтер шикләнеп

Телчән теленнән табар дип
Юкка гына мәкәл тапканнар
Еллар утеп акыл кергәч кенә
Сөйли белмәуэмә шатланам

Шул чаккларда шулай әйтсәм
Шулай булыр иде бу хәлләр
Тирләр бәреп чыга шулай булса
Ярар әйтмәгәнмен әле Ходаем!

Дәшмәү алтын диеп әйткән халык
Белемсездә бәлки бер эш юк
Кыюсызлык мында берни тугел
Аккыллыкта тора монда эш

Яш чактан ук безне өйрәткәннәр
Кеше сузен башта тыңнарга
Ул сузләрнең мәгьнәләре булса
Эндәшмичә йөтып куярга

Начар сузләр хуҗаларын упкәләтмә
Ул сузләрнең сәбәпләрен тырыш табырга
Сәбәпләре булса, тырыш төзәтергә
Кыюлыгың җитсен рәхмәт әйтергә

Кайгырма син сөйли белмим диеп
Кеше сөйләгәнне кубрәк тыңла син
Шул сузләрдән дөрес көдрәт алып
Бу дөняда дөрес яшә син!

 

Сагыну теләкләре

Һәр көн килә сине куреп уянасы
Якшы көннәр сиңа телисе
Синең назлы таушыңнан илхам алып
Бик куп эшләр килә эшлисе

Синең матур йөзләреңне
Һәр көннедә килә курәсе
Кочагыма алап назлайсы
Матур сузләр килә әйтәсе

Яннарыңа утырып килә сөйләшәсе
Серләшәсе килә һәр көнне
Искә алып уткән мизгелләрне
Шатланырга килер көннәргә

Синең кара, серле кузләреңә
Килә кереп миңа чумасы
Серләреңнең иң тирәнен
Шунда эзләп миңа табасы

Синең кара чәчләреңнән
Көндә килә минем сыйпайсы
Хушбуй сөрткән тәннәреңне
Исергәнче килә иснәйсе

Синең йомшак кулларыңны тотып
Алсу иренеңнән килә убәсе
Синең билләреңнән кочып
Гәлләмнәргә килә очасы

 

Упкәләмә

Упкәләмә иркәм упкәләмә
Упкәләрлек берни сәбәп юк
Җаннарымны өзә упкәләуең
Сине генә өзелеп сөям мин

Синең куңелең нечкә икәнлеген
Мин булай да бик нык беләмен
Бар юкларга куңелеңне биреп
Җаннарыңны юкка өзмә син

Минем өчен синең назларыңнан
Кадерлерәк җирдә бер ни юк
Кичер мине дөрес аңламасаң
Гафу утенерлек минем гәеп юк

Матур итеп миңа карауңны
Һәр көннедә килә курәсе
Эндәшмичә генә миңа елмай
Назлы сузләр әйту кирәкми!

 

Ачу килә

Гөмер буе куркып яшәдем мин
Яңглыш сүзләр сиңа әйтергә
Узем куркак булмасамда
Авырсындым сиңа җикереп дәшәргә

Нәрсә соң бу, уйлаган юк
Узе шулай тормыш төзелә
Кыерсынган сиңа чакларымда
Әйтә алмыйм кычкырып нигәдер

Миңа кыен, син дәшмисең
Куңел кайный, сөйләр кеше юк
Сиңа сөйләр идем, ничек сөйлим
Син дәшмисең җанны уртәтеп

Иртәгәне көтеп булмый
Буген килә җанны сутәсе
Килә сөйләшәсе, аңлашасы
Күңелемне юк бит аңлаучы

Ачу килә сиңа, бик нык килә
Әйтәлмәгән сузләр җыела
Син дәшмисең сизгән кебек
Яңглыш сүзләр әйтүемне ачудан

Әйт син миңа, эндәшмичә торма
Синеңдә бардыр ачуың
Чит кешегә сөйләп белгерткәнче
Әйт син миңа, бетәр рәнҗүең

Бәлки миңа алдан эндәшерсең
Ачуларда китәр язылып
Куңел никтер көтә сүзне синнән
Мин әйтмимен, ачу килгән чак!

 

Әйленеп бер карадың

Әйленеп бер карадың
Курсәтеп кузләреңне
Кузләреңнәң чыккан нурлар
Эретте йөрәгемне

Купме кузләр, купме йөзләр
Синекенә хас тугел
Синең генә кузләреңә
Ашкынып тарта куңел!

 

Тәрәзә тупсасы

Урмәләп йөрим идәндә
Басып торам чаккына
Ник кенә җитми буйларым
Тәрәзә тупсасына

Әнкәем нидер куйган
Тәрәзә тупсасына
Кызыктырып тик тора
Буем җитми чаккына

Егыламда,тагын торам
Һәр ел усәм чаккына
Ускән саен белемемне
Арттырамын чаккына

Еллар уткән саен миндә
Олгаямын чаккына
Инде беләм ниләр барын
Һәр нәрсәнең башында

Кызыксынам барсына
Картайсамда чаккына
Оныкларым инде урелә
Тәрәзә тупсасына….

Акыллы ат

Ат илтергә кушты әткәй
Алып торган атын куршедән
Узенең атын кемдер җиккән
Сорап торып бәлки конюхтан

Холкы ниндилеген чит атның
Беләдер бәлки аның хуҗасы
Әткәй кушкач нишлим, илтәм атны
Инеш артындагы чирәмгә

Атланып мин менеп утырдым
Арба кырына китереп бу атны
Атым китте чабып урам буйлап
Чирәмлеккә илтәсемне ул белеп

Атның сыртын аяк белән кысып
Эх очам мин тузан туздырып
Атым чаба минем җылылыкны тоеп
«Төшеп калма малай, нык тот» дип

Авыл атларының хәтерләре бик шәп
Барсы белә атлар утарын
Шул ук юлдан минем атым чаба
Җөгән кирәк тугел, утыр тотынып

Урам бетеп инеш чокырына
Атым китте минем борылып
Кинәт кенә туктап басып калды
Балчык чокырына ул җитеп

Мин нишләем, барып төштем
Атның башы аркылы мәтәлеп
Кызыл балчык алган чокырга
Ышанмыйча булган бу хәлгә

Атым тора миңем якка карап
Айнып китсәм булган бу хәлдән
«Хафу ит инде малай» дигән кебек
«Өркәмен мин шулай, булгалай!»

Өрексәдә атым, яннан китмәуенә
Аптыратты атым чыннанда
Басты килеп чокыр кырына
«Атлан малай киттек чирәмгә»

Инеш ярын әкрен генә төшеп
Эчте суны атым инештән
«Авыртмаймы малай бер җирең» дип
Борыны белән мине капшалап

Инеш артындагы чирәмлеккә чыгып
Әкрен генә атым туктады
«Тышаулада мине бар кайт инде
Бугенгегә эшем бетте» дип

Атның шундый аккылыгын тоеп
Тышаулайсы килми бу атны
Ат башыннан чишеп җөгәнне
Җибәрдем мин атны чирәмгә

Купме атлар илттем чирәмгә
Купме төштем шулай мәтәлеп
Бу атның мин шундый акыллыгын
Онота алмыйм, белмим нигәдер!

 

Илле тугыз

Илле тугыз тулды кичә миңа
Алтмыш белән барам буген мин
Яшәү тизлекләре әкрен генә арта
Яшлек урләреннән төшәм мин

Яшлек урләренә менгән чакта
Вакытларны чутлап тормадым
Акыл җыеп булгандырмы шул арада
Төшкән чакта утырып уйлармын

Илле тугыз яшне безнең чорда
Кем чынлапта санга чутласын
Ашыкмагыз дуслар мине искертергә
Картлык урләренә ерак мөгаен

Мин бит җитеп яшлек картлыгына
Картлык яшлегенә кучәмен
Минем әле бик куп эшләрем бар
Киләчәккә исәп корамын

Янәшәмдә мин яраткан хатыным бар
Гайлә корып тора балалар
Уш китәрлек оныкларым усә
Искерергә миңа әле иртәрәк

Оныгымда мине дәртләндереп тора
Мин карт инде улым дия башласам
Мин бит менә яңа малай дия көлеп
Синдә искермәле давай картәтәй
11.03.2019

 

Алтмыш өч

Яңа өйгә, яңа малай булып
Арысланда тудым, Яңа урамда
Әткәй, Әнкәй шулай диләр иде
Белгәннәрдер инде качан нишләргә

Алтмыш өчкә җитте яңа малай
Еллар уткәнедә сизелмәй
Арысланның Яңа урамында
Йортларыда хәзер искергән

Оныкларым хәзер яңа малай
Узем булдым инде Карт Әтәй
Алар белән уйнап йөргән булам
Тезләр генә никтер бөгелмәй

Ә шулайда уткән елларымның
Һәр мизгеле миңа кадерле
Сагынмаймын үткән көннәремне
Бүгенгесе миңа кәдерле
10.03.2023

 

Яштәшкә (Радик Фаязовка)

63-кә җиттек яштәш 63-кә
Еллар уткәнедә сизелмәй
Арсланның идек егетләре
Хәзер булдык өлкән ирләре

Яңа урам уләнендә уйнап устек
Арысланда беттек мәктәбне
Таралдык без яшусмерләр төрле якка
Белем эзләп ышанып язмышка

Язмыш безне әзрәк сынатсада
Бәхет арбасыннан төшеп калмадык
Куп булсада вәсвәсәләр
Дөрес юлдан яштәш атладык

Тәвәкәллек белән белемлек
Дустым сиңа уңыш китерде
Син бит хәзер Арысланның горурлыгы
Медецина өлкәсенең галиме

Рәхмәт димен яштәш Ходаема
Синең кебек ирләр дустым булганга
Ачык куңелле, ярдәмчелле булганыңа
Синең белән бер Авылда туганыма

63 яш дустым безнең өчен
Картлык яшлегенең иң башы
Йөз яшкәчә яшә әле дустым
Туган, дусларыңа бәхет өләшеп!
28.07.2023

Туган көнгә

Туган көнгә утрып шигырь яздым
Үзем белмим нигә язамын
Күңел нидер сөйли эчтән
Бәлки шулдыр сезгә язганым

Аккан суга карап күңел тынычлана
Гомеремдә аккан сулардай
Сикәлтәсен сизми сулар кебек
Ярлар гына кайчак боргалый

Агым суы үзен чистарткандай
Яраларны вакыт җуйдыра
Агым суы ташны шомарткандай
Авыр чаклар үткәч онтыла

Үргә менгәннәрдә калды артта
Дәрт-сарманда хәзер чамалы
Йөзәм җайлап гөмер агымында
Язмыш көймәсенә утырып

Аккан суның тизлегедә көйсез
Гөмер ага безгә буйсынмый
Агым суда кайда омтыладыр
Язмышларда безгә билгесез

Агым судай гөмрем аксада
Ишкәк әле кулдан төшмәгән
Борылышлар ярга кагсада
Бирешмичә алга ишәмен
10.03.2024

 

Хәтирәне булмый үзгәртеп

Авылымның хәтер китабында
Күпме кеше эзен калдырган
Авыл урамында җырлар җырлап
Күпме гайлә туйлар уздырган

Авыл урамнары әлдә шул ук
Йортлар гына төзеп искерә
Яңа йортлар төзи хәзер яшләр
Авыл хәтирәсен яңартып

Авыл кырларыда үзгәрмәгән
Шул ук җиләк пешә яланда
Авыл яланында көтү йөри
Тургай сайрый авыл күгендә

Авылымның күлләредә шул ук
Инешләре ага мең еллап
Кошлар кайта бала чыгарырга
Авылымның күлен сагынып

Онытылган диеп күпме сөйләсәңдә
Авылыңның туган урамы
Исеңә төшәр берәр Атаң йорты
Печтә пешкән Әнкәң икмәге

Күпме генә үзең тырышсаңда
Яңа тормыш читтә төзергә
Авыл истә, туган җирең шунда
Хәтирәне булмый үзгәртеп
                              12.04.2024

От нас, от потомков дяде, Нафикову Гумару Абубакировичу
и Всем погибшим на войне посвящаю:

Последнее письмо

Я вам пишу сестра и братья
Пишу в уме по вам скучая
Непослушно мое тело
И еле теплиться душа

Вижу я края родные
Ручей журчит у родника
И девушку с красивым станом
Несущую воду не спеша

Глазами ища мы друг друга
Свою любовь от всех скрывали
Наверно ждет она меня
Но не суждено уж мне вернуться

Девятнадцать лет всего
Успел прожить я в этом мире
Кроме своей родной деревни
Что же видел я на свете

Судьба показала и мне чужбины
Виной всему проклятая война
Наперекор всему мы победим
Сильнее духом наши люди!

Увидев я одни руины
От мирных городов и деревень
Воевал я оккупантов ненавидя
Жаль победы только не увижу!

Отцу и Маме прошу не говорите
Пусть ждут с надеждой, что я жив
А вы живите наслаждаясь жизнью
Вспоминая своего родного брата!

Я вам пишу мои родные
Пишу в уме по вам скучая
Когда-нибудь дойдет письмо
И вы прочтете мой мысли
Раиль Нафиков, 25.04.2023

Соңгы хатым
(стихотворение на татарском языке)

Сезгә язам энэкәшләр, сеңлекәшем
Сезгә язам сагынып куңелемнән
Эшләми тик минем кулым, сыным
Яраландым, эшли бары минем аңым

Авылымның курәм яланнарын, басуларын
Инеш буен, чылтрап аккан суын
Көянтәсен аскан курше кызын
Чиләк тутырып кайта судан

Кузләребез бер-беребезне эзли иде
Читтән генә гашыйк булып йөри идек
Мин кайтканчы усәр әле, көтсен дидем
Укенәм мин, хәзер инде курә алмамын!

Очамда мин шулай уз тәнемә кире кайтам
Яраларым сыкрай тузәлмәмен бәлки бутән!
Табибларда ярдәм итә, ансын сизәм
Барысыда югалада, кире тагын очып китәм

Унтугыз ел бу доньяда яшәп калдым
Әткәй белән басу сөрдем, печән чаптым
Җир җиләген җыйдым Әнкәй белән
Авылымнан башка тагын ни курдем

Чит җирләрне курсәтте миңа язмыш
Кәхәр суксын кем башлаган безгә сугыш
Мин ышанам, без җиңәрбез
Көчле рухлы безнең халык!

Тыныч авылларны, шәһәрләрне
Миндә курдем фашистларның юк иткәнен
Нәфрәтләнеп мин сугыштым алар белән
Шунсы укенеч, җиңуне мин курәлмамын

Ата-анамга әйтмәгез сез, мин утенәм
Мин исән дип уйлап, алар көтсен
Яшәгез сез бу дөньяның рәхәтлеген тоеп
Абыегызны кайчак исегезгә алып!

Сезгә язам минем туганнарым
Сезгә язам сагынып куңелемнән
Бәлки барып җитәр соңгы хатым
Ишетерсез берәр вакыт куңелем хатын!
Раиль Нафиков
25.04.2023