Авылым Арсланым
Урман–күлле матур бер авылга
Арслан дип исем биргәннәр.
Кешеләре аның бик уңганнар,
Арсландай батыр булганнар.
Көмеш сулы аның Тирәнкулы,
Балыкка бай тирән буасы.
Кошлар моңы назлый күңелләрне,
Җанга якын урман hавасы.
Зәм-зәм сулы Тау коесы
Горурлыгы шушы авылның.
Киткән чакта саубуллашып кала
Наратлары Турҗы тавының.
Табигате гүзәл авылыбызның,
Җәннәтләрең торсын бер якта.
Шигъри җанлы кешеләр бик күп,
Сөйләп үтәм бүген шул хакта.
















Ата-бабалы кеше - тамырлы имән